«Балаларга сугыш турында укыйбыз – 2021»: кычкырып укулар (6+)

11 май көнне, Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XII Халыкара акциясе кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан кычкырып укулар үткәрелде. 

IMG_3369
IMG_3384
IMG_20210429_094444

Балалар язучы Сергей Петрович Алексеев иҗаты белән танышты. Укучыларга аның «Битва за Москву» һәм «Подвиг Ленинграда» басмаларына китапнамәләр тәкъдим ителде. Ә кычкырып укулар өчен «Дом», «Выставочный экземпляр» һәм «Медицинское задание» әсәрләре сайлап алынды. Әлеге хикәяләрнең өчесе дә балаларда зур тәэсир тудырды, алар актив рәвештә фикер алышуда катнашты. Балаларга аеруча «Дом» хикәясе ошады, анда гади бер хатын-кыз, үзенең яшәү урынын күпер төзү өчен биреп, батырлык кыла. Яшь китап сөючеләр төп геройның бу гамәленә гаҗәпләнде, һәм әсәрдәге үзләрен тәэсирләндергән «сүтегез аны, туганнар» дигән сүзләрне алар озакка истә калдыргандыр, мөгаен. Чара укучыларыбыз өчен бик файдалы булды. Балалар сугыш турында әсәрләр белән танышып кына калмады, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыклары турында күп мәгълүмат та алды. 

#ЧитаемДетямоВойне2021

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: